Перейти к содержимому
«ДОМ ДРУЖБЫ НАРОДОВ» ГОРОДА АЗНАКАЕВО

«ДОМ ДРУЖБЫ НАРОДОВ» ГОРОДА АЗНАКАЕВО

Основное меню
  • Портал
  • Главная
  • Об организации
    • Структура
    • Устав
    • Контакты
  • Новости
  • Медиа
    • Видеогалерея
    • Фотогалерея
  • Гостевая
  • Главная
  • Новости
  • Азнакай районы фольклорын өйрәнүче галимнәр Сәпәй авылында булды

Азнакай районы фольклорын өйрәнүче галимнәр Сәпәй авылында булды

addntaznk 16.07.2019

(16 июль 2019) Бу көннәрдә Казан галимнәре Азнакай районы авылларында тарихны өйрәнү буенча эш алып бардылар. Алар Сәпәй авылында да булып киттеләр.

956c84b6b2379255496f7e8a4c8ec274

Кунакларны мәдәният йортында авыл активы бик җылы каршы алды. Очрашуга әби-апаларны, абыйларны да чакырдык. Һәр Казан кунагы үзенең юнәлешләре буенча олы яшьтәге кешеләр белән сөйләште.

Римма апа Мустафина белән Галия апа Хәева бәетләр сөйләделәр, җырлап күрсәттеләр. Шулай ук Римма апа әниләреннән калган кулъязма китапларны да кунакларыбызга бүләк итте. Галия апа Гәрәева үзенең яшь чакта чиккән сөлгеләрен, мендәр тышларын күрсәтте, аларның тарихлары турында сөйләп узды. Ирек абый Сәлемгәрәев гармунында, Зәбирә апа Хаҗиева һәм Мирсәгыйт абый Вахитов баяннарында матур итеп уйнап һәм җырлап күрсәттеләр.

Флера апа Яхиева үзенең кулдан ясаган сыбызгы сыннарын һәм чиккән сөлгеләрен алып килде. Флера апаның истәлек итеп саклый торган потефонында уйнаган “Гөлҗамал” җыры кунакларыбыз күңеленә хуш килде. Җәмилә апа Шакирова бик күп тарихи вакыйгалар сөйләде. Мирфаяз абый үзенең шаҗәрәләре белән кунакларыбызны шаккаттырды. Шулай ук ул галимнәребезгә авылыбыз зиратларындагы күптәнге кабер ташларын күрсәтте.

Кунакларыбыз очрашуга кәнагәть булып, авыл китапханәсенә үзләренең бүләкләрен тапшырып, сәфәрләрен дәвам иттеләр.

Азнакай

Продолжить чтение

Назад: Международный фестиваль «Чатыр-Тауда жыен» собрал более 50 коллективов
Далее: Азнакайда ишек алды бәйрәмнәре үткәрәләр
bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57