(29 июль 2019) Азнакай районында “Безнең ишек алды” милли проекты кысаларында Мәдәни үзәкнең иҗат төркеме Солтангалиев урамындагы 33 нче йорт ишек алдында «Минем йортым — минем шәһәрем» дип исемләнгән бәйрәм үткәрделәр.
Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев, Азнакай шәһәр Советы депутаты Наил Вәлиев, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Марат Солтанов һәм идарәче компания директоры Алинә Солтанова халыкка җылы котлауларын җиткерделәр.
Бәйрәмдә Фәнзирә Кәлимуллина җитәкчелегендәге «Ихлас» фольклор ансамбле һәм шәһәрнең яшь артистлары концерт программасы тәкъдим итте.