Перейти к содержимому
«ДОМ ДРУЖБЫ НАРОДОВ» ГОРОДА АЗНАКАЕВО

«ДОМ ДРУЖБЫ НАРОДОВ» ГОРОДА АЗНАКАЕВО

Основное меню
  • Портал
  • Главная
  • Об организации
    • Структура
    • Устав
    • Контакты
  • Новости
  • Медиа
    • Видеогалерея
    • Фотогалерея
  • Гостевая
  • Главная
  • Новости
  • Азнакайдан 16 китап сөюче дөньякүләм конкурс җиңүчеләре булдылар

Азнакайдан 16 китап сөюче дөньякүләм конкурс җиңүчеләре булдылар

addntaznk 19.11.2019

(19 ноябрь 2019) Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясендә “Белем җәүһәрләре” һәм “Әдәби марафон” IX Дөньякүләм китап укучылар бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр.

Быел “Әдәби марафон” бәйгесе финалында Татарстан республикасы районнары, шулай ук чит төбәкләрдән Австралия, Германия, Мари Эль, Удмуртия, Омск шәһәрләре, Ямал — Ненец округы белән берлектә барлыгы меңгә якын финалист катнашты. Катнашучылар саны узган елгылар белән чагыштырганда күпкә арткан. Катнашучыларның күбесе — татар теле укытучылары һәм китапханәчеләр, мәктәп укучылары.

Барлык финалга үткән кешеләргә һәм шул исәптән Азнакай районыннан 16 катнашучыга да дипломнар тапшырылды.

«Бәйрәм тантанасы күңелләрдә җылы хисләр калдырды. Китап белән дус булыйк», — дип хисләре белән бүлештеләр алар.

Җиде ел элек, татар әдәбиятын таныту максатыннан, татар дөньясында “Әдәби марафон” дип аталган иҗтимагый хәрәкәт барлыкка килә. 21 көн эчендә китап уку, ошаган өзекне, я кыскача эчтәлекне контактка куюдан гыйбарәт бу бәйге.

Азнакай

Continue Reading

Previous: Родной язык и национальность учтут во Всероссийской переписи населения
Next: Фольклорные коллективы Азнакаево поздравили женщин с Днем матери
bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57
Политика обработки персональных данных Согласие на обработку персональных данных

Мы используем файлы cookie. Оставаясь на сайте, вы соглашаетесь с политикой конфиденциальности