(19 март 2020) ТАССР төзелүгә 100 ел, Бөек Җиңүгә 75 ел тулу уңаеннан Азнакай районының Үчәлле авылы музеенда мәдәният хезмәткәрләре «Без бит сугыш чоры балалары, бәхетебезне сугыш урлады» исемле кичә оештырдылар.
Балачаклары сугыш чорына туры килгән, ул вакытта 5-14 яшьлек булган кыз балалар, үзләренең өлешенә тигән сынаулар турында, шул елларның ачы сагышын күз яшьләрсез сөйли, хәтерләреннән үткәрә алмадылар.
Кичә барышында «Тылда — фронттагы кебек үк!» бүлегенә күзәтү ясалды, сугыш чоры балалары истәлекләре тупламасы белән таныштырылды. Кичәгә укучы балалар чыгышы аерым бер ямь өстәде. Алар әбиләрне, апаларны котлап шигырьләр сөйләде, ә инде өлкәннәр яшьлек җырлары аша хәтирәләрен яңартты. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.