Азнакай шәһәренең гимназиясе базасында «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенрәсәй һөнәри бәйгесенең зона этабы үтте. Монда Бөгелмә, Лениногорск, Ютазы, Баулы, Әлмәт шәһәрләренең муниципаль этапларында җиңгән татар теле һәм әдәбияты укытучылары көч сынашты.
Әлеге һөнәри бәйге иҗади эшләүче алдынгы татар теле һәм әдәбияты укытучыларын барлау, ярдәм итү һәм аларның нәтиҗәле тәҗрибәләрен тарату максаты белән үткәрелә.
Мөгаллимнәрнең дәресләрен составында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Илгиз Халиков, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире Рәсимә Шәмсетдинова, Казан шәһәре мәгариф идарәсенең милли мәгариф буенча баш белгече Райхана Баһавиева булган жюри бәяләде.
Азнакай шәһәренең Халыклар дуслыгы йорты