Хезмәт туе районыбызда ел да олылап үткәрелә. Быел да Сабантуй кабатланмас гүзәл мизгелләр белән истәлекле булды. Азнакай Сабантуен күрергә Татарстан Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев, Төркиянең Бөек милли мәҗлесе депутатлары Борханеттин Коҗамаз һәм Айүҗе Түркеш Таш та килделәр. Кунакларга Сабантуй асылын ачкан күренешләр күрсәтелде — татар халкының милли гадәтләре, йолалары белән таныштылар.
Ел саен бәйрәмнең бизәге булып Азнакай районында яшәүче татар, рус, чуаш халыкларының, башкорт, казакъ, төрек, азәрбайҗан, үзбәк, таҗик, әрмән диаспораларының бай мәдәни мирасын чагылдырган колоритлы милли йортлар тора. Милли диаспоралар кунакларны җырлар, дәртле биюләр белән каршы алдылар, традицион милли ашлар һәм эчемлекләр белән сыйладылар. Һәр милләт вәкилләре кунакларны кабатланмас төсмерләре белән гаҗәпләндерергә, бәйрәм кәефе белән уртаклашырга тырыштылар.
Сабантуй бәйрәм тарихы һәм аның традицияләре чагылдырылган якты театральләштерелгән прологтан башланды. Тантананы ачып, Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Зөфәр улы Шәйдуллин билгеләп үткәнчә, меңьеллык тарихы булган Сабантуй бәйрәме үзендә гасырлык традицияләрне һәм хәзерге заманны берләштерә, төрле халыклар вәкилләренә татар халкының мәдәнияте, тарихы, гореф-гадәтләре турында күбрәк белергә ярдәм итә, милләтара дуслыкны, татулыкны һәм үзара аңлашуны ныгытырга ярдәм итә. Тәбрикләүгә килгән кунаклар та кушылдылар. Татарстан Республикасының халык артисты Равил Галиев, Башкортстан Республикасының халык бию ансамбле «Сармат» һәм башка артистлар бәйрәмне моң-бию белән бизәп тордылар.
Традицион рәвештә спорт ярышлары, уеннар һәм конкурслар узды, анда азнакайлылар һәм бәйрәм кунаклары көч, җитезлек һәм зирәклек күрсәттеләр: йомыркалы кашык кабып йөгерү, капчык киеп йөгерү, көянтә-чиләк белән йөгерү, өч аякта парлы йөгерү, чүлмәк вату, ашлык салынган капчыклар ташу, бүрәнә кисү, капчык сугышы, аркан тарту, катыктан акча эзләү, авыш колгага һәм колга башына менү, милли көрәш, шулай ук креатив уеннар — балык тоту, зур аяк киеме киеп йөгерү, арбага утыртып йөгерү, төпсез капчык, зур чаңгыларда шуу, җәядән ук ату, торпедаларда ярышу һ.б.
Сабантуйда төп һәм тамаша вакыйгаларның берсе булып традицион рәвештә ат чабышлары санала. Быел да ат чабышлары йөзләгән җанатарны җыйды. Конкурсларда һәм ярышларда катнашучыларның барысы да призлар, сувенирлар, истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.
Кичке программа «Юбилейный» стадионында дәвам итте. Бәйрәм концертында районыбыз сәнгать осталары, Татарстан һәм Башкортостан Республикаларының атказанган җырчылары Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов чыгыш ясадылар.
Сабантуйда һәркем үзенә ошаган ял тапты: дәртле җырлар һәм биюләр, төрле милләт кухняларының хуш исе, илебездә яшәүче төрле халыклар торакларының якты бизәлеше, көч һәм җитезлек ярышлары, кунакчыллык.
Информационный центр ДДНТ