Шәһәрнең 1 нче мәктәбендә оештырылган бәйгедә алты мәктәп командасы катнашты. Алар жюри әгъзалары игътбарына визит карточкаларын, төрле милләтләренең аш-суларын тәкъдим иттеләр, «Кулинар китап» проектын якладылар, бәйрәмчә бизәлгән өстәл, бармен, этикет номинацияләре буенча сынау тоттылар.
Быелгы ярышта гран-прины 9 нчы мәктәп укучылары отты. Алар шулай ук «Гаилә белән аш-су әзерлибез» номинациясендә дә җиңү яуладылар. Актүбә 3 нче мәктәбенең «Бишпочмак» командасы – беренче, Азнакай шәһәре 3 нче мәктәбенең «Пар алма» командасы – икенче, 1 нче мәктәпнең «Йолдыз» командасы өченче урыннарны алдылар. Гимназиядән Искәндәр Мөбарәкшин – «Иң яхшы бармен», 2 нче мәктәп командасы «Иң яхшы өстәл бизәлеше» номинацияләрендә билгеләп үтелде.
Информационный центр ДДНТ,
по материалам газеты Азнакаевского района