Әлмәт шәһәрендә «Татар кызы 2022» бәйгесенең зональ этабы узды. Әлеге зонага Әлмәт, Азнакай, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Сарман, Чирмешән, Ютазы муниципаль районнарыннан килгән татар кызлары көч сынашты.
Азнакай шәһәре данын Гөлназ Шакирҗанова яклады. Ул, сынауларны уңышлы үтеп, Казан шәһәрендә үтәчәк ярымфиналга узды.
«Татар кызы 2022» бәйгесен Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты уздыра. Чараның максаты – татар кызларының күркәм сыйфатларын, халкыбызның гореф-гадәтләрен, телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү, сәләтен күрсәтү.