Башкортостанның Октябрьский шәһәрендә «Дуслык тәкыясе» төбәкара милли традицияләр фестиваль-конкурсы үтте.
Төрле милләт халыкларының гореф-гадәтләрен, йолаларын саклап калу, аны киләчәк буынга җиткерү, яңарту максатыннан оештырылган әлеге фестивальдә Башкортстан, Татарстан республикалары, Ырынбур, Чувашиядән 300 гә якын сәнгать остасы катнашты.
Азнакай районының Таллы Буләк авылыннан «Сандугач» фольклор ансамбле фестиваль-бәйгедә 1 нче дәрәҗә лауреат булды.