Азнакай үзәк китапханәсендә Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, танылган язучы Нур Әхмәдиевне искә алу чарасы узды.
Нур Гариф улы Әхмәдиев — татар шагыйре, язучы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, СССР Язучылар берлеге әгъзасы (1984 елдан). Рафаил Төхфәтуллин премиясе, Мәхмүт Хәсәнов, Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты.
Чарада Нур ага Әхмәдиев турында истәлекләр белән тормыш иптәше Венера ханым, Әлмәт шәһәреннән шагыйрә Минзифа Әхмәтшина, «Гөлстан» әдәби берләшмәсендә иҗат итүчеләр уртаклашты. Әлеге истәлекләр Нур абыйның шигырьләре һәм аның сүзләренә язылган җырлар белән үрелеп барды.
Информационный центр ДДн