Азнакайның 8 нче «Гнёздышко» балалар бакчасында татар телендә «Туган ягым моңнары» исемле зонакүләм конкурс үтте. Конкурс балалар бакчасында инде дуртенче ел рэттэн уздырыла. Быел да Азнакай шәһәренең, республиканың Биектау, Актаныш, Зәй, Сарман районнарыннан, Казан шәһәре балалар бакчаларыннан катнашырга телэучелэр куп булды. Конкурста талантлы балаларны ачыклау, татар теленә, татар җырына мәхәббәт тәрбияләү бурычларын күздә тотып үткәрелә. Конкурс 8 нче балалар бакчасының «Бәхетле балачак» вокал ансамбленең «Сәламләү» җыры белән башланып китте һәм балаларның матур җырлары белән үрелеп барды.