Перейти к содержимому
«ДОМ ДРУЖБЫ НАРОДОВ» ГОРОДА АЗНАКАЕВО

«ДОМ ДРУЖБЫ НАРОДОВ» ГОРОДА АЗНАКАЕВО

Основное меню
  • Портал
  • Главная
  • Об организации
    • Структура
    • Устав
    • Контакты
  • Новости
  • Медиа
    • Видеогалерея
    • Фотогалерея
  • Гостевая
  • Главная
  • Новости
  • Азнакай лицеенда милли төсмерле бал узды

Азнакай лицеенда милли төсмерле бал узды

addntaznk 10.03.2023

Бүген Азнакай шәһәренең 4 нче лицеенда Педагог һәм остаз елына багышланган «Бал – илһам чыганагы» дигән семинар-практикум узды.

Район хакимияте, мәгариф идарәсе җитәкчеләре, әти-әниләр башта интерактив мәйданчыклар белән таныштылар. Укучылар Бөек Ватан сугышы, «Аулак өй» күренешләрен, татар халкының милли бизәкләре күргәзмәсен, «Без тарихта эзлебез» дигән иҗади чыгышларын, «Үсеш ноктасы» үзәге, яшь экологлар һәм «Сәләт-Азнакай» клубы әгъзалары эшчәнлеген тәкъдим иттеләр.

Аннан соң кунакларны лицейчылар балы көтте. Анда беренче сыйныфлардан алып унберенче сыйныфларга кадәр катнашты. Алар «Вару-вару», «Полька», «Вальс», «Менуэт» биюләрен башкарып, үзләренең  укуда гына түгел, сәнгатьтә дә осталыкларын күрсәттеләр.

Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин  бәйрәм белән котлап, изге теләкләрен җиткерде.

«Мәктәп күп кенә юнәлешләр буенча районда алдынгылардан. Балга да ныклап әзерләнгәннәр, педагогларны, укучыларны, әти-әниләрне берләштерә торган бик матур бәйрәм булды», – дип билгеләп узды ул.

Быел 4 нче мәктәпнең ачылуына – 60 ел, ә лицей статусы алуына 10 ел тула. Бал уздыру күркәм традиция булып шул чордан бирле дәвам итә.

Азнакай

Продолжить чтение

Назад: Национальные песни и танцы стали украшением праздничного концерта
Далее: В Азнакаево провели круглый стол на тему «Культура татарского народа»
bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57