Перейти к содержимому
«ДОМ ДРУЖБЫ НАРОДОВ» ГОРОДА АЗНАКАЕВО

«ДОМ ДРУЖБЫ НАРОДОВ» ГОРОДА АЗНАКАЕВО

Основное меню
  • Портал
  • Главная
  • Об организации
    • Структура
    • Устав
    • Контакты
  • Новости
  • Медиа
    • Видеогалерея
    • Фотогалерея
  • Гостевая
  • Главная
  • Новости
  • Азнакайда «Каз өмәсе» бәйгесе узды

Азнакайда «Каз өмәсе» бәйгесе узды

addntaznk 02.12.2022

Мәдәният йортында узган бәйгедә 7 авыл командасы катнашты. Чараны «Җанашым» халык ансамбле «Каз өмәсе» күренеше белән башлап җибәрде. (ФОТО)

Татшуганның «Шөгән казлары», Чалпының «Үткен кызлар», Уразайның «Дегешкәйләр», Тымытыкның «Тым Ык», Таллы Бүләкнең «Каурыйлар», Әсәйнең «Әсәй бүтәкәләре», Үчәлленең «Сортлы казлар» командалары башта үзләре белән таныштырдылар, аннан иҗади  сәләтләре буенча көч сынаштылар, соңыннан «Кичке уен» номинациясе буенча һәркем үз күренешен тәкъдим итте.

Гран-прига «Дегешкәйләр» командасы лаек булды. Үчәлле, Таллы Бүләк командалары – беренче, Чалпы, Ташуган – икенче, Тымытык, Әсәй өченче урынны алдылар.

Җиңүчеләрне котлап, район башкарма комитеты җитәсесенең социаль мәсьәләләр буенча урнбасары, жюри рәисе Дамир Гыйләҗев командаларга рәхмәтен белдерде.

«Бу бәйге безне бәбкәләр саклап үскән матур балачакка алып кайтты, халкыбызның мәдәни, рухи мирасы шулкадәр бай икәнне күрсәтте. Гореф-гадәтләребезне саклап, киләсе буыннарга түкми-чәми тапшырсак иде», – диде ул.

Фойеда ярминкә гөрләде: казлар, үрдәкләр, эч-башлары, майлары, каурый-канатлары, мендәрләр сату оештырлды, авыл мәдәният йортлары камыр ризыклары  да пешереп алып килгәннәр иде.

Азнакай

Продолжить чтение

Назад: В Азнакаево подвели итоги конкурса «Народные жемчужины»
Далее: Патриотическая встреча прошла в Азнакаево ко Дню Героев Отечества
bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57