Перейти к содержимому
«ДОМ ДРУЖБЫ НАРОДОВ» ГОРОДА АЗНАКАЕВО

«ДОМ ДРУЖБЫ НАРОДОВ» ГОРОДА АЗНАКАЕВО

Основное меню
  • Портал
  • Главная
  • Об организации
    • Структура
    • Устав
    • Контакты
  • Новости
  • Медиа
    • Видеогалерея
    • Фотогалерея
  • Гостевая
  • Главная
  • Новости
  • Азнакайда «Татар малае, татар кызчыгы-2024» бәйгесенең йомгаклау тантанасы үтте

Азнакайда «Татар малае, татар кызчыгы-2024» бәйгесенең йомгаклау тантанасы үтте

addntaznk 26.04.2024

Азнакай районының балалар үзәге сәхнәсендә «Татар малае, татар кызчыгы-2024» бәйгесенең йомгаклау тантанасы үтте. «Татар малае, татар кызчыгы» бәйгесе район күләмендә 2021 нче елдан башлап уздырыла. Быел бәйге Гаилә елына багышланды. Бәйгенең сайлап алу этабы 21 нче «Сандугач» балалар бакчасында үткәрелде. 23 кечкенә конкурсантыбыз үзләренең барлык осталыкларын курсәтеп бәйгедә унышлы чыгыш ясадылар.

Бәйгедә катнашучылар, 15 кыз һәм 8 малай, 3 көн дәвамында визиткаларын тәкъдим иттеләр, талантларын күрсәттеләр һәм үз гаиләләренең гореф-гадәтләре турында сөйләделәр. Бәйрәмдә районыбыз җитәкчеләре, «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы, хатын-кызлар советы һәм бәйгенең жюри әгъзалары катнашты.
Малайлар һәм кызлар бәйрәмгә килгән кунаклар, әти-әниләр, җитәкчеләр, тәрбиячеләр алдында җырладылар, биеделәр, шигырьләр
сөйләделәр.

«Татар малае -2024» исемен Азнакай шәһәре 10 нчы балалар бакчасында тәрбияләнүче Баһманов Сәйдәш яулады. «Татар кызчыгы – 2024» исеменә Азнакай шәһәре 6 нчы балалар бакчасында тәрбияләнүче Аделия Фатихова лаек булды. Барлык балалар да истәлекле бүләкләр, дипломнар белән бүләкләнделәр. Бәйрәмне елдагыча «Туган тел» җыры бәлән тәмамладылар.

Информационный центр ДДНТ

Продолжить чтение

Назад: Почти 700 азнакаевцев приняли участие в «Тотальном диктанте»
Далее: В Азнакаево провели праздник поэзии «Гасырларда Тукай авазы»
bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57