Перейти к содержимому
«ДОМ ДРУЖБЫ НАРОДОВ» ГОРОДА АЗНАКАЕВО

«ДОМ ДРУЖБЫ НАРОДОВ» ГОРОДА АЗНАКАЕВО

Основное меню
  • Портал
  • Главная
  • Об организации
    • Структура
    • Устав
    • Контакты
  • Новости
  • Медиа
    • Видеогалерея
    • Фотогалерея
  • Гостевая
  • Главная
  • Новости
  • Азнакайлылар милли сувенирлар эшлиләр

Азнакайлылар милли сувенирлар эшлиләр

addntaznk 12.01.2022

Актүбә осталары эшләгән сувенирлар Азнакай данын еракларга таратты. Чит җирләргә барсак та, үзебезгә мәртәбәле кунаклар килгәндә дә истәлеккә дип районыбызның визит карточкасы саналган Актүбә уенчыкларын бүләк итәбез.

Чөнки аларда җирлегебез халкының милли багланышы, яшәеше, табигатенең күркәм байлыгы чагылган. Башкалабыз Казанда булсынмы, Татарстандагы күрше-тирә районнар, чит республикаларга барып чыккач кибетләрдә Актүбәдә эшләнгән сувенираларны күрү үзенә бер горурлык уята.

– Максатыбыз – кул эшләре осталары әзерләү, аларга эшмәкәрлек белән шөгыльләнүгә юл ачу, – ди Ильсияр Cалахова. – Сүз дә юк, кул эшләре сәнгатенең чын остасы булып җитү өчен кимендә өч ел кирәк. Бу – зур сабырлык, үҗәтлек һәм саекмас иҗат, туктаусыз эзләнү таләп иткән шөгыль.

Татар милли нәкышләр белән беррәттән башка төр милләтләр бизәкләре, йолалары чагылган эшләнмәләр дә тудыралар. Әлеге өлкәдә төрле халыклар иҗаты өйрәнелә, тәҗрибә уртаклашып сувенирлар предприятиеләренә юл чыгыла.

Сувенирлар ясау өчен махсус материалы да кирәк бит әле. Теләсә кайда бардыр кебек тоелган шул үзлекәйне генә дә эзләргә, яраклысын табарга кирәк. Чимал хәзер бик кыйммәт тора. Конкурентлар да җитәрлек, чөнки хәзер һәркем үзенә яшәү чыганагы эзли, осталык-сәләтенең файдасын күрергә тырыша.

Азнакай

Продолжить чтение

Назад: Голосование на самое красивое новогоднее оформление в Азнакаево
Далее: В Доме Дружбы народов обсудили тему фольклора Приикских татар
bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57