Азнакайлылар чуаш халкының Семик-Яфрак бәйрәмен уздырдылар

(10 июня 2020) Азнакай районының Якты Күл авылы халкы шушы көннәрдә бергәләшеп Семик-Яфрак бәйрәмен билгеләп үтте.

3

Якты Күл авылында чуаш гаиләләре күп. Алар үзләренең борыңгы милли гореф-гадәтләрен саклап, яшь буынга тапшырып яшиләр. Шуңа да Семик-Яфрак бәйрәмендә олысы да, кечесе дә катнашты.

Авыл халкы матур гадәт буенча коймак, тавык шулпасы пешереп, туганнарын һәм күршеләрен сыйладылар.

Азнакай