Азнакайның 1 Май бистәсендә татар халкы гореф-гадәтләренә багышланган чара узды. Биредә җырлы-биюле кичке уен «Зәлидә» һәм татар халык биюләре буенча мастер-классы үткәрелде.
Уенга барча 1 Май бистәсе һәм Мәнәвез авылы халкы кушылды. Мастер-классны мәдәният йорты җитәкчеләре Гөлнара Габдракипова һәм Гөлназ Исламова оештырырга ярдәм иттеләр. Чара җанлы музыка астында үтте.